Район Башлыгы Фәрит Хөснуллинның Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне уңаеннан мөрәҗәгате

2021 елның 30 октябре, шимбә

30 октябрьдә Россиядә  Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Ул катлаулы һәм каршылыклы тарихыбызның дәһшәтле һәм куркыныч елларын исебезгә төшерә.

    Бу көнне миллионлаган кешеләр Сталин терроры һәм сугыштан соңгы елларда үзләренең, нахакка гаепләнеп, колония-лагерьларга ябылган, сөргенгә сөрелгән, рухи һәм физик яктан юк ителгән туганнарын, якыннарын искә ала.

    1974 елның 30 октябрендә Пермь һәм Мордовия лагерьларының сәяси тоткыннары, СССРда сәяси репрессияләргә протест белдереп, ачлык игълан иткән көнне совет сәяси тоткыннары ел да Сәяси тоткыннар көне буларак билгеләп үтә торган була.

    1991 елда әлеге датага РСФСР Югары Советы карары белән Хәтер көне буларак рәсми статус бирелә. 

    Бу көннәрдә матәм акцияләре, митинглар, һәйкәлләргә чәчәкләр салу, уку йортларында хәтер дәресләре үткәрү кебек чаралар уза. 

    Миллионлаган корбаннарга китергән сәяси репрессияләр безнең илебез тарихының иң фаҗигале сәхифәләреннән берсе. Тарихыбызның данлыклы битләре кебек үк, милләт фаҗигасенә әверелгән вакыйгалар да хәтер түребездә сакланырга тиеш. Террор һәм репрессияләргә, үз халкына каршы җинаять кылучыларга бернинди дә аклау булу мөмкин түгел!

    Бүген репрессия корбаннары күмелгән каберлекләрне эзләү, корбаннарның исемнәрен кайтару һәм реабилитацияләү эшләренең дәвам итүе бик мөһим. Музейлар һәм архивлар да шулай ук бу фаҗигале вакыйгалар турында хәтер документларын, экспонатларын, кадерләп саклап, буыннан буынга тапшырырга тиеш.

    Хөрмәтле райондашлар! Сезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек, имин тормыш телим. Барлык авырлыкларны үтеп, үзегездә яшәү көчен, кеше булу абруен югалтмавыгыз өчен тирән рәхмәтемне җиткерәм. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International