Район Башлыгы Фәрит Хөснуллинның бердэмлек көне уңаеннан котлавы

2021 елның 4 ноябре, пәнҗешәмбе

Барлык райондашларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм! Бу истәлекле дата илебез һәм республикабыз тарихында зур урын алып тора.

Бердәмлектә көч, ди халык. Бердәм булып, бер-беребезгә авыр чакта ярдәм кулы сузсак, төрле дин, милләт вәкилләренең яшәешенә, гореф-гадәтләренә ихтирам белән карый белсәк, шул чагында без – көчле һәм хөрмәткә лаек халык.

Районыбыз халкы үзенең хезмәт сөючәнлеге һәм тырышлыгы белән күпмилләтле Татарстанның, Россиянең үсешенә лаеклы өлеш кертә. Кайсы гына өлкәне алсак та, райондашларыбызның матур хезмәт нәтиҗәләре бихисап.​

Хөрмәтле райондашлар! Сезгә республикабызны, районыбызны үстерүгә-ныгытуга керткән лаеклы өлешегез, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм.

Хезмәт уңышлары, гаилә тигезлеге, бәхет-шатлыклар телим. Иң мөһиме -сау-сәламәт булыйк, дөньялар тыныч булсын.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International