4 ноябрьдә бөтен Россия Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Бу-патриотизм, үзара ярдәмләшү һәм барлык халыклар бердәмлеге бәйрәме. Дәүләт бәйрәме алдыннан, атна дәвамында, безнең балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә "Ватаныбыз киңлекләре буенча" темасына тематик әңгәмәләр, шөгыльләр үткәрелде, "Безнең Россия" дигән темага презентацияләр күрсәтелде. Чараның максаты: һәркемгә аңлаешлы формада илебезнең күпмилләтле булуы белән ныклы булуын, барлык халыкларның да бер-берсенә карата дус һәм бер-берсенә карата хөрмәт белән яшәвен балаларга җиткерү. Атна "Халыклар дуслыгы-илебезнең көче" дигән чара үткәрү белән тәмамланды.