Яшь армия хәрәкәттә

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

10 ноябрь көнне Россиядә эчке эшләр хезмәткәрләре, 17 ноябрь көнне – участок инспекторлары көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан бистәкүләмендә бәйрәм чарасы үткәрелде. Анда тормыш иминлеге нигезләре  укытучысы Р.К.Талибуллин җитәкчелегендә «Щит» хокук бозуларны кисәтү отряды катнашты. Отряд ветераннар алдыннан строй белән үттеләр. Хабибуллина Диләрә, Латифуллина Азалия, Гәлләмова Арина, Нуртдинов Марат төрле көч күнегүләре буенча осталыкларын күрсәттеләр. Чара ахырында укучылар командасы хокук сакчылары белән шашка турнирында һәм ату ярышларында көч сынаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International