Җәлил поселогында яшәүче Ракаева Зөһрә Харрас кызының 90 яшьлек юбилее.

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

Җәлил поселогында яшәүче Ракаева Зөһрә Харрас кызының 90 яшьлек юбилее.

Бүген безнең поселокта яшәүче Ракаева Зөһрә Харрас кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны котларга Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гәрәева Г.Р., «Җәлил поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р. А., районның УСЗ башлыгы Гыйльметдинова Л. М., районның ветераннар советы рәисе Харисов Р. А., «Җәлилнефть» идарәсе вәкилләре килгән иде.

Зөһрә Харрас  кызы Азнакай районында Чуар Абдул авылында 1931 елның 10 ноябрендә туган.

Колхозда хезмәт эшчәнлеген ул 13 яшьтән башлаган.

1954 елның 12 июлендә Зөһрә Харрасовна авылдашы Җәмил Хаҗи улына кияүгә чыга. Ире 1954 елдан нефть чыгару буенча оператор булып эшли башлый. Ул «Җәлилнефть» идарәсендә 40 ел эшләгэн.

  Ракаевлар гаиләсе Җәлилгә 1966 елның декабрендә күчеп килгэннэр.  1967 елдан 1991 елга кадәр   Зөһрә Харрас кызы   нефть идарэсе системасында эшли.

Ракаевлар гаиләсе дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Аларның 7 оныклары, 6 оныкчыклары бар.

Зөһрә Харрасовна, Бөек Ватан сугышында Җиңү көне уңаеннан,  юбилей һәм истәлекле билгеләр белән бүләкләнгэн.

Зөһрә Харрас кызына жылы котлау сузлэре эйтелде, истэлекле булэклэр тапшырылды.  

                                                                  Жэлил поселогы башкарма комитеты

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International