11 ноябрь көнне Сарман гимназиясенең Хәниф Хәйруллин исемендәге музейда 5 А сыйныф укучылары белән "Безнең горурлык" исеме астында "Шушы җирнең мин бер кызы" дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Кичә 16 китап авторы, Россия мәктәпләренең атказанган укытучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Хәниф Хәйруллин исемендәге әдәби премия иясе, укытучы - шагыйрә Вәсимә Хәйруллина иҗатына багышланды. Бу көнне укучыларны шагыйрә иҗаты белән якынрак таныштырдык, шигырьләрен укыдык, табышмакларын чиштек, китаплары тәкъдим ителде