Бүген, 2021 елның 12 ноябрендә, Сарман муниципаль районы Советының бюджет – финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча Даими комиссиясе утырышы булды. Утырышның көн тәртибенә «Татарстан Республикасының 2022 нче елга һәм 2023, 2024 нче елларның планлы чорына Сарман муниципаль районы бюджеты турында»гы карар проектын карау һәм тикшерү кертелгән иде.
Утырышка район башлыгы урынбасары Г.Р. Гәрәева, районның финанс-бюджет палатасы рәисе Л. Ш. Зыятдинова, районның контроль-хисап палатасы Рәисе Ф. М. Хаҗиева, районның финанс-бюджет палатасы Рәисе урынбасары Э. Р. Андрианова чакырылган иде.
Утырышны комиссия рәисе И.Г. Габделгазизов алып барды.