Нык салкыннар башланганчы, бигрәк тә ноябрьдә, елга өстенә каткан боз тотрыксыз була. Кичке һәм төнге салкыннан ныгып киткән боз көндез авырлыкны күтәреп тора алмый. Чөнки көндез көннең җылынып китүе белән боз үзенең ныклыгын югалта. Шуңа күрә сулыкларда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен истә тоту һәм үтәү мөһим, чөнки гап-гади саклык чараларын үтәү-безнең куркынычсызлык нигезе!
“Боз өстендә куркынычсызлык кагыйдәләре” темасына мәктәптә балалар белән класс сәгатьләре, әңгәмәләр бик еш алып барыла, рәсемнәр ясала. Безнең мәктәп укучылары районда оештырылган “Бозда сак бул!”дигән балалар рәсеме һәм видеороликлар конкурсында катнашалар.