2021 елда социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантларын алуга республика конкурсы җиңүчеләре билгеле булды.

2021 елның 19 ноябре, җомга

Сарман районының «Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте» һәм «Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее» «Стрела наследия» дип исемләнгән уртак проекты 2021 елда социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантларын алуга республика конкурсында «Духовно-нравственное и патриотическое воспитание детей и молодежи» номинациясендә җиңүче булды.

«Стрела наследия» проектын тормышка ашыру мөмкинлекләре чикләнгән балаларны җәмгыятькә интеграцияләү, аларның иҗади сәләтләрен ачу механизмнарының берсе булачак. Балаларда җәмгыятьнең тискәре юнәлешләренә каршы тору сәләтләрен үстерә, актив тормыш позициясе формалаштырыла. Шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән яшьләрнең сәламәт яшьтәшләре белән иҗади контактлары да киңәйтеләчәк. Проектны тормышка ашыру мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләү дәрәҗәсендә районара хезмәттәшлекне үстерүгә һәм ныгытуга зур өлеш кертәчәк.

«Стрела наследия» проектына грант ярдәме 306 870 сумны тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International