Азалак мәктәбендә «Яшь архивчы " түгәрәге эшли. Түгәрәк әгъзалары Азалак авыл җирлеге башкарма комитетында кунакта булдылар. Алар авыл җирлегенең барлыкка килү тарихы һәм эше белән таныштылар, архив документларын карадылар. Алар архив эшен оештыруның теоретик аспектлары белән таныштылар. Архивларда булу укучыларда тарихи документлар белән эшләү күнекмәләрен формалаштыра, махсус терминология белән таныштыра, тарихи фактларны, шәхесләрне һәм документны анализлау барышында күнекмәләр булдыра. Укучылар туган як тарихы белән кызыксындылар.