Әлеге бәйгедә Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре җитәкчелегендә Чулпан һәм Данил Шәфигуллиннар катнашты. "Лучший культурно-познавательный маршрут "номинациясендә “Сарман чишмәләре” проекты 3 дәрәҗә лауреат булды. Эш барышында "Кара-каршы чишмә" һәм "Бузат"чишмәләре буенча туристик маршрут эшләнде. Җиңүчеләрне бүләкләү Казан шәһәренең, "Сәйдәш"мәдәни үзәге сәхнәсендә узды,аларга “Читай город” сертификатлары һәм бәйгенең истәлекле бүләкләре тапшырылды.