Семинар-конференция  “Гыйлем кояштан яктырак”

2021 елның 26 ноябре, җомга

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Безнең бай тарихыбыз, мәдәниятебез, мәгарифебез, батыр, эшчән халкыбыз бар. Туган якны өйрәнү халык мәдәниятенең гасырлардан килгән традицияләрен, халыкның зур һәм күркәм эшләрен үсеп килүче буыннарга түкми-чәчми тапшыру безнең бурычыбыз. Тарихыбыз ядкәрләренең күпчелеге, кулъязмалар булып сакланып безнең көннәргә кадәр сакланган.  Һәм Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Бөек ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган “Гыйлем кояштан яктырак” дип исемләнгән семинар-конференция, нәкъ менә  төрки-татар язу тарихына, мәгърифәт учаклары, мәгариф, аның үткән юлына багышланган иде.

Очрашу барышында Сарман һәм Минзәлә районнарының мәктәп-мәдрәсәләре тарихы, татар халкының язма мирасы, рун, гарәп һәм латин графикасындагы язма чыганакларны өйрәнү темалары яктыртылды. Шулай ук әлеге төбәкләрнең күренекле шәхесләре- Шәйхлислам һәм Шакирҗан, Садыйк  Хәмидиләрнең тормыш юлы, эшчәнлеге хакында чыгыш яңгырады. Кичәнең мәртәбәле кунаклары  язучы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, “Безнең мирас” журналының җаваплы мөхәррире, Арча районы Казан арты музееның “Туган якны өйрәнү” бүлеге җитәкчесе Ленар Гобәйдуллин, Гиндукуш хәрби – патриотик музее директоры Гарипова Резеда Равис кызы, Гиндукуш хәрби – патриотик музее фәнни хезмәткәре Гәйнетдинова Лилия Миннехәниф кызы үзләренең чыгышларында әлеге теманың мөһим һәм һәрдаим өйрәнелергә тиеш дигән фикерне азсызыклап үттеләр.

Галим Николай Петрович Рычков татар авылларында балаларга белем бирүгә омтылышның көчле булуына игътибар итеп, болай дип яза: “Казан һәм Оренбург губерналарындагы юлны күбесенчә татар авыллары аша узганда, мин аларның балаларны ничек тәрбияләвен күзәттем. Аларның үз балаларына тәрбия биргәндә үти торган гадәт-йолаларын чын мәгънәсендә мактауга лаек: чөнки алар үз балаларын сабый чактан ук үзләренең кануннарын һәм кеше башкарырга тиешле барлык вазифаларны танып-белү рухында тәрбияләргә тырышалар; моның өчен исә һәр татар авылында диярлек гыйбадәтхана һәм балалар өчен мәктәп бар, аларны шунда яшәүче укыта... Кыз балалар да мондый тәрбиядән читтә калмый.”

Чыннан да татар милләте элек-электән аң – белемле, рухи яктан бай халык булган, нинди генә киртәләр корсалар да үз телен, динен саклап калган. Әлеге тарихи, милли, дини ядъкәрләрнең бүгенге көндә үсеп килүче буынны тәрбияләүдә дә роле бик зур. Туган телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап яшәгән халык-бәхетле халык.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International