Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Коррупциягә “ЮК!”-дибез” темасына класс сәгате уздырылды. Әлеге чараның максаты: балаларны “коррупция” төшенчәсе белән таныштыру, аның барлыкка килү сәбәпләрен, нәрсәсе белән куркыныч булуын ачыклау, аңа каршы көрәш юлларын барлау.
Класс сәгатендә укучыларга сораулар бирелде, алар белән бергәләп төрле ситуацияләр каралды. Балалар һәммәсе актив катнашучылар булдылар, бик күп сорауларга төгәл җаваплар бирделәр.