Декабрь башы Мәктәптә, гадәттәгечә, инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары белән 1993 елдан башлап 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышлана. Бу датаны бәйрәм дип атавы кыен, чөнки инвалидлык шатлык өчен сәбәп түгел. Бу көн физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына игътибар итү өчен генә түгел, ә гади булмаган рух көче, максатчанлык, инвалидларның уңышларга ирешү һәм һөнәри осталыкта, сынлы, үзешчән иҗатта, спортта талантларны күрсәтү өчен дә кирәк.
1 декабрь көнне сыйныф сәгатьләрендә сыйныф җитәкчеләре нәкъ менә шундый кешеләр турында сөйләштеләр. 2-3 декабрьдә Юнармия хәрәкәте активистлары бистәдә яшәүче инвалид балаларга район хакимияте әзерләгән азык-төлек пакетлары тараттылар. 3 нче декабрь көнне Җәлил 1 нче санлы мәктәбендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм узды, анда безнең малайлар һәм кызлар да чакырылган иде. Ункөнлек әле дәвам итә.