«Алар Ватан өчен сугыштылар» дип исемләнгән тантаналы чара уздырылды

2021 елның 4 декабре, шимбә

Сугыш...  нибары ике генә иҗек, биш кенә хәреф... ләкин күпме кайгы, меңләгән вакытсыз өзелгән гомерләрне, күпме ятимнәр, тол калган хатыннар, газиз балаларын югалткан аналар күз яшен, аяусыз ялкын булып күңелләрне чорнап алган күңел сагышын сыйдырган ул үз эченә. Өчпочмаклы, көтеп алынган хатлар урынына, көн саен дистәләгән өйләргә ачы хәсрәтнең кара козгыны булып “похоронкалар” оча...

Инде күп еллар узды, әле тагын хәтта гасырлар узачак, ләкин Ватаныбызның  танылган һәм билгесез солдатлары, халык хәтерендә мәңгелек булып калачак.

Соңгы солдат табылмыйча, сугыш тәмамланган була алмый диләр... әлегә кадәр йөзләгән, меңләгән солдат табылмаган, аларның каберләре юк. Аларны эзләү эшләре дәвам итә. Ел әйләнәсендә, эсседә дә, салкында да, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган солдатларның мәетләрен эзләп табу һәм җирдән күтәрү өчен, дошман бомбалары ерткычлап бетергән сугыш кырларында поисковиклар эш алып баралар.

Бүген, 4 декабрьдә,  Билгесез солдат һәм Геройлар көненә багышланган «Алар Ватан өчен сугыштылар»дип исемләнгән тантаналы чара уздырылды. Әлеге чарага Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее тарафыннан Татарстан Республикасының «Хәрби Дан клубы» ассоциациясе рәисе, Хәтер Китабы редколлегиясе әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Фән һәм техника буенча Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (2000 ел),  Бөек Ватан сугышы Музей - мемориалы фәнни хезмәткәре, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган, хәбәрсез югалган солдатларны эзләү белән шөгыльләнүче кеше– Михаил Валерьевич Черепанов чакырылды.

 Һәлак булганнарны искә алу һәм хәзерге вакытта яшәүчеләргә хөрмәт күрсәтү һәрвакытта да, бигрәк тә яшь буын өчен мөһим. Нәкъ менә шуңа күрә очрашуга районыбызның гомуми белем бирү мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары һәм «Волонтеры Победы» хәрәкәтендә катнашучылар чакырылган иде.

Михаил Валерьевич-ул халык хәтерен кайтаручы! Әлеге юнәлештә башкарган эзләнү эшләрен, куйган тырышлыгын әйтеп тә, бәяләп тә бетереп булмый. Куелган максатына ирешү юлы катлаулы, дөрес тутырылмаган, буталган документлар бихисап, һәрбер солдат турында мөмкин кадәре дөрес мәгълүмат туплау өчен ничәмә ничә архив белән эшләргә кирәк. Көннән көн хәбәрсез югалган солдатлар исемлеге кыскара, ә сугыш кырында вафат булучылар саны үсә бара. Соңгы кыска гына ара да ул 687 якташларыбыз булган солдатларның язмышына ачыклык кертте.

 Кунакларны Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы сәламләде, районыбызның дәхшәтле сугыш еллары чоры тарихын өйрәнүгә, аны саклау һәм яңарту өлкәсендә зур өлеш керткән Михаил Валерьевич Черепановка, Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеена чиксез рәхмәтен белдерде, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүнең аеруча актуальлеген, кирәклеген искәртте. Һәм шәхсән үзе «Волонтеры Победы» хәрәкәте рәтләрендә торучы балаларга, эзтабар, якташыбыз Салихов Инсаф Габделхәй улына, Михаил Валерьевич Черепановка Сарман муниципаль районы Советы рәхмәт хатларын, музей директоры – Кашипова Дания Мамдуховнага, Татарстан Автоном Совет Социалистик  Республикасы оешуының 100 еллыгын бәйрәм итүне әзерләүгә һәм үткәрүгә өлеш кертүе өчен, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары В.Г.Шәйхразыевның рәхмәт хатын тапшырды.

Михаил Валерьевич Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеена, Мортыштамак авылы тарихы музеена, Зиннәт Хәсәнов һәм авыл тарихы музеена, шулай ук Сарман гимназиясендә һәм Сарман урта мәктәбендә ачылган һәм эшләп килүче музейларга Хәтер Китабының яңа, 28 томын тапшырды.

Үзенең чыгышын, эзләнү эшләренең, Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән, аны үз гомерләре бәрабәренә саклаган кешеләрне хәтерләүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуны аңлатудан башлады. Мортыштамак авылында яшәүче һәм яу кырында батырларча һәлак булган Шаихов Хәмит Шәих улы гаиләсенә, сугыш елларына караган, «посмертно» тамгасы белән рәсмиләштерелгән бүләкләү документларын тапшырды.

Бөек Ватан сугышының фаҗигале вакыты елдан-ел үткән еракларда кала. Бу сугыш илебез җиңгән -иң авыр сынауларның берсе булды.  Солдатларның батырлыгын, Җиңү көнен якынайтуга соңгы көченнән тырышкан гади халыкның батырлыгын онытырга хакыбыз юк, чөнки алар барысы да җиңү өчен, туган илебез өчен, безнең өчен көрәшкәннәр!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International