Җәлил 1 нче мәктәбендә "Тормыш матур булсын" дип исемләнгән очрашу

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

3 нче декабрь көнне Җәлил 1 нче санлы мәктәбендә "тигез мөмкинлекләр уеннары" акциясе кысаларында "Тормыш матур булсын" дип исемләнгән очрашу узды. Мәктәпнең актлар залында мөмкинлекләре чикләнгән балалар җыелды. Балалар белән очрашуга бик күп конкурсларда җиңүче Ханнанов Илнур Айрат улы килде, ул балаларга үз казанышлары, бирешмәскә һәм һәрвакыт яхшыга ышанырга кирәклеге турында сөйләде. Бокс буенча Тренер Нуриев Ильяс Габделхәй улы- укучыларга көч биреп торырга килгән иде. Барысы да мәктәп укучылары һәм волонтерлар башкаруындагы концерт белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International