Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы карары буенча
9 декабрь Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне дип игълан ителде.
Коррупция-бөтен дөнья илләренә хас күренеш, һәм хәзерге заман цивилизациясе үсешенең иң җитди проблемалары рәтенә керә. Этик кыйммәтләрне, гаделлек принципларын, конкуренция нигезләрен ачып, коррупция җәмгыять һәм дәүләтнең тотрыклы үсешенә зыян китерә.
Коррупцияне һәм аның күренешләре өчен шартларны минимальләштерү Россия Федерациясенең дәүләт бурычы булып тора. Әлеге бурычны хәл итү максатларында коррупциягә каршы законнар формалаштырылды, коррупциягә каршы торуның оештыру нигезләре билгеләнде.
Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында коррупциягә каршы тору буенча оештыру, аңлату һәм башка чараларның комплекслы программасы тормышка ашырыла.
Системалы рәвештә, көн саен массакүләм мәгълүмат чараларында һәм районның рәсми сайтында коррупцион күренешләр фактлары турында мәгълүмат булу - булмауга мониторинг үткәрелә, публикацияләргә анализ ясала, коррупция фактлары турында белешмәләрнең булу-булмавы ягыннан гражданнар мөрәҗәгатьләренә экспертиза ясала.
Сарман муниципаль районының рәсми сайтында «Коррупциягә каршы тору» дигән махсус бүлек булдырылды һәм алып барыла, анда эшчәнлекнең әлеге юнәлешендә законнардагы соңгы үзгәрешләр чагылдырыла, шулай ук коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча бүлекчә тарафыннан алып барыла торган эшнең нәтиҗәлелеген бәяләү турында онлайн-сораштыру урнаштырылган. Сайтта шулай ук "Ышаныч телефоннары" күрсәтелгән. Әлеге телефон аша мөрәҗәгать итеп, гражданнар үзләренә билгеле булган коррупция фактлары, вазыйфаи бурычларны үтәмәү яки тиешенчә үтәмәү, гражданнар белән тупас яки әдәпсез мөрәҗәгать итү, аларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозу турында телдән мөрәҗәгатьләр калдыра алалар.
Коррупциягә каршы көрәшкә хокук саклау органнары зур өлеш кертә, аларның эше әлеге өлкәдә җинаятьләрне ачыклауга һәм тикшерүгә юнәлдерелә.
Сарман муниципаль районында үткәрелә торган коррупциягә каршы профилактика һәм аңа каршы тору буенча югарыда күрсәтелгән чаралар куелган бурычларны үтәгәндә коррупцион хәвеф-хәтәрләрне күрү мөмкинлеген киметүгә ярдәм итә.