9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле көнне Сарманның үзәк паркында, «Якташ сугышчылар мемориалы» һәйкәле янында Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы митинг булды. Митингны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Рәис кызы Сәхипова ачты. Үзенең чыгышында Индира Рәис кызы якташларыбызның кече ватаннарына һәм бөтен Ватанга хезмәт итүгә керткән өлешен билгеләп үтте. Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Дашгын Гаджиев геройның халык хәтерендә яшәгәнен билгеләп үтте. Тантаналы митинг һәйкәлгә чәчәкләр һәм веноклар салу белән тәмамланды.