Ватан Геройлары көнендә

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

9 декабрь илебездә Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан мәктәптә масштаблы эшләр оештырылды. 8 декабрьдә барлык сыйныфларда "Батырлык" темасына сыйныф сәгатьләре, очрашулар, әңгәмәләр оештырылды. Укучылар белән  әфган сугышы истәлекләре белән  Миргалимов Х. М., ракета гаскәрләрендә хезмәт итү еллары хатирәләре  Фәсәхов М. М. уртаклашты.3 а сыйныфында гаилә альбомнары актардылар, һәр гаиләнең данлы үткәне турында сөйләштеләр.
9 декабрьдә яшьармиячеләр хәрәкәте активистлары бистәдәге  һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар һәм "Хәтер" акциясендә катнашу өчен Александровка авылына кузгалдылар. Биредә Советлар Союзы Герое А. А. Казаков каберенә дә чәчәкләр салынды. Соңыннан районның "Яшьармия" хәрәкәте җитәкчесе Р. К. Талибуллин батыр исемен йөрткән мәктәптә тантаналы линейка үткәрде. Линейкада район военкомы Гасанов Д. Г., әфганчы Миргалимов Х. М. чыгыш ясадылар. Икенче Җәлил мәктәбе егетләре стройда йөрү күнегүләрен күрсәттеләр.
Башлангыч сыйныф укучылары бистә музеенда булып, тагын бер кат җәлилчеләр батырлыгына сокландылар  6 нчылар кинотеатрда тын да алмый "Солдатик" фильмын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International