Ел саен 9 декабрьдә Россия Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм Россия армиясе төзелгәннән алып, бүгенге көнгә кадәр хәрби батырлыклар тарихын үз эченә ала.
Бу көнне Азалак мәктәбендә сыйныф сәгатьләре үткәрелде, 1-9 сыйныф укучылары сугыш кырларында батырлык күрсәткән кешеләр белән онлайн-дәрес карадылар:
- Бөек Ватан сугышында катнашкан, 1 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Борис Алексеевич Ботов;
- Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Вафин Рөстәм Габделхак улы.
9 декабрьдә 6-7 сыйныф укучыларын «Юнармия " сафларына тантаналы кабул итү һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салу булды.