Россиядә Ватан Геройлары көне-ел саен 9нче декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Шул уңайдан Җәлил гимназиясе яшьармиячеләре мәдәният сарае янындагы мәйданны кардан чистарттылар. Балалар һәлак булган сугышчыларны искә алдылар. Ә гимназиядә әлеге истәлекле датага багышланган сыйныф сәгатьләре үтте.