Эксплуатация вакытында Дәүләт техник күзәтчелеге органнары тарафыннан үткәрелә торган тикшерүләр юлдан тыш мототранспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуны раслый. Күрсәтелгән техника аерым милекчеләр тарафыннан билгеләнгән срокта теркәлми, техник карауга куелмый, әлеге категориядәге машиналар белән идарә итүче затларның моңа тиешле документлары юк.