Балигъ булмаганнар арасында деструктив тәртипне профилактикалау мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл

2021 елның 10 декабре, җомга

Бүген, Халыкара Кеше хокукларын яклау көнендә, район прокуратурасында район прокуроры каршындагы эшче төркем утырышы һәм балигъ булмаганнар арасында деструктив тәртипне профилактикалау мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды. Анда районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Г.Р. Гәрәева, Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары - полиция начальнигы Р. Р. Халиков, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Сарман районы буенча җәмәгать ярдәмчесе, шулай ук балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасының башка субъектлары вәкилләре катнашты. Имин булмаган гаиләләрдә яшәүче һәм дәүләт яклавына мохтаҗ балаларның хокукларын яклау, шулай ук белем алу өлкәсендә балигъ булмаганнарның хокукларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча уңай нәтиҗә бирә торган чараларны дәвам итү һәм республикада булган уңышлы методикаларны куллану кирәклеге турында, шулай ук әлеге мәсьәләләр буенча норматив актларны актуальләштерү турында Карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International