Театр мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен сәнгатьнең иң якты, матур һәм үтемле өлкәләренең берсе булып тора. 3 нче номерлы «Аленушка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм җитәкчеләр Афзалова К.З., Талибуллина Г.Р. «Иҗат шәһәре» дип аталган IV ачык республика конкурсында Абдулла Алишның «Куян кызы» әкияте буенча куелган спектакль белән катнаштылар. Яшь артистлар үзләренең артистлык сәләтләрен күрсәттеләр һәм I дәрәҗә лауреат булдылар. Балаларны һәм җитәкчеләрне котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез.