Бүген Шәрләрәмә авылында яшәүче Фәүзия Салихҗановага 90 яшь тулды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән юбилярны Район Башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева котлады, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлекле бүләк тапшырды.Котлауларга "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Шәрләрәмә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сәрия Хәлиуллина, ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова да кушылды.