Бүген мәктәптә балаларның куркынычсызлыгы мәсьәләләренә багышланган мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы булды. Анда ЮХИДИ, янгын куркынычсызлыгы берләшмәсе, хокук саклау органнары хезмәткәрләре чыгыш ясады һәм Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан үзләренең киңәшләрен бирделәр, нәрсәләрдән сак булырга кирәклеге турында искәрттеләр. "Светофор" яшь юл инспекторлары отряды ата-аналар үрнәгенә мөһимлеге, юлда хәрәкәт итү кагыйдәләре үтәүнең зарурлыгы турында әдәби чыгыш күрсәттеләр.
Соңыннан мәктәп ата-аналар комитеты рәисе Г. Г. Латифуллина үзенең теләкләрен җиткерде һәм иң актив ата-аналар коллективларына рәхмәт сүзләрен әйтте.