Яңа елга кадәр санаулы көннәр калып килә. Барлык йортларда да бәйрәм алды ыгы-зыгысы һәм күңелле мәшәкатьләр башланды. Азалак мәктәбендә дә шау килеп иң могҗизалы бәйрәмнәрнең берсе- Яңа елга әзерләнү бара. Бүген исә иң матур бизәлгән сыйныф бүлмәсе, поделка ясау, үзенчәлекле рәсем бәйгесенә ныклап әзерләнәләр. Шул ук вакытта төп эшләре укуны да онытмыйлар. Күңелләрдә күтәренке бәйрәм рухы булсын!