Район Башлыгы Фәрит Хөснуллинның энергетиклар көне уңаеннан котлавы

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Хөрмәтле энергетика хезмәткәрләре hәм тармак ветераннары!

Сезне hөнәри бәйрәмегез – Энергетиклар көне белән котлыйм.
Энергетика комплексы лаеклы рәвештә илебез икътисадының стратегик яктан мөһим булган төп тармакларның берсе булып санала. Районыбыз энергетиклары райондагы барлык предприятиеләрне, социаль объектларны электр һәм җылылык белән тәэмин итәләр, өйләребезгә яктылык һәм нур өләшәләр. Әлеге хезмәт мактаулы да, җаваплы да.
Сезгә чын күңелемнән нык сәламәтлек, бәйрәм рухы, гаилә иминлеге, зур уңышлар телим. Эшегездә гадәттән тыш, көтелмәгән хәлләр булмасын, сез хезмәт куйган объектлар аварияләрсез эшләсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International