World Scholar ' s Cup — (WSC) - Халыкара команда программасы, анда ел саен 65 илдән 15 меңнән артык студент катнаша. DemiDec программасына 2006нче елда нигез салынган. Тулысынча инглиз телендә үткәрелә. WSC балаларга күзаллауларын киңәйтү, алган белемнәрен практикада куллану, башка шәһәрләрдән һәм илләрдән килгән балалар белән танышу, күтәренке кәеф белән, әлбәттә, җиңү мөмкинлеге ача. 21 һәм 22 нче декабрьдә Ялтада The World Scholar ' s Cup халыкара ярышлар үтте. Безнең ике команда да Гарәп Әмирлекләрендә узачак киләсе турга уздылар. Укучыларыбызны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә яңа үрләр яулауларын телибез: Әсләмов Илназ-муниципаль гомуми белем бирү учреждениесенең “Җәлил гимназиясе”, Фролова Дарья-Җәлил 1 нче мәктәбе, Миназова Адилә-Җәлил 2 нче мәктәбе, Гаскарова Камилла-Җәлил 2 нче мәктәбе, Гаскаров Данил-Җәлил икенче мәктәбе, Нуртдинова Мәрьям-Ләшәү-Тамак мәктәбе.