22 нче декабрь көнне "Ел тәрбиячесе-2022" республикакүләм бәйгенең муниципаль этабына йомгак ясалды. "Туган тел" номинациясендә Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы тәрбиячесе Габидуллина Миләүшә Илдар кызы җиңүче булды. Аны котлыйбыз һәм яңа үрләр яулавын теләп калабыз!