Кичә, 22.12.21 ел көнне, Җәлил бистәсендә Мәдәният сарае мәйданында Чыршы ачу тантанасы булды. Бәйрәм Җәлил мәдәният йорты хезмәткәрләренең театральләштерелгән куелышы белән башланып китте. Чарага мәктәп һәм балалар бакчалары, бистәнең оешмалары һәм учреждениеләре коллективлары җыелды. Катнашучыларны Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ф.А. Вәлиев, «Җәлил поселогы» муниципаль берәмлеге Башлыгы Р. А. Кәримов һәм Сарман районы ЦСП җитәкчесе урынбасары Х. М. Салихов котладылар. Алар бистәне Яңа елга әзерләргә ярдәм итүчеләргә һәм «мәктәпкә җыенырга ярдәм ит " акциясендә катнашкан кешеләргә рәхмәт белдерделәр.
Җәлил поселогы Советы