Җәлил бистәсе Яңа елга искиткеч матур итеп үзгәрә, үзенең кабатланмас бәйрәм киемен кия. 23нче декабрь көнне мәдәният сарае мәйданында тантаналы рәвештә чыршы ачу булды. Чыршыда Яңа ел иллюминациясен кабызу мәдәният сарае коллективларының якты һәм матур чыгышлары белән күңел ачу программасы белән үрелеп барды. Җәлил гимназиясе коллективы 2022нче ел чыршысы ачылуга багышланган тантаналы чарада катнашты.