2021 нче ел Татарстан Республикасында туган телләрне саклау һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән иде. Тантаналы рәвештә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын тәмамлыйбыз. Буген бездә кунакта Җәлил китапханәчеләре Зилә Мөнир кызы Садыкова, Акрамова Сөмбел Нәзгат кызы, “Җәлил чаткылары” әдәби берләшмәсе әгъзалары Мәрдамшина Гөлгенә Заһит кызы, Кәлимуллин Рәис Әнис улы булдылар.
Алар 9 нчы сыйныф укучыларын шигырь язу серләре белән таныштырдылар, күпсанлы сорауларга җавап бирделәр.
Чара ахырында Г. Тукайның "Туган тел" җыры башкарылды. Бәйрәм куңелле узды. "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" укучыларның күңелендэ бик озак сакланыр.