27 нче гыйнвар көнне Сарман урта мәктәбенең 3 нче " В "сыйныфына Сарман үзәк балалар китапханәсе методисты Миннеярова Ф. Я. килде. Сыйныф сәгате укытучы белән берлектә алып барылды. Алар укучыларга 872 көн буена барган Ленинград чолганышы вакытында, кешеләрнең, даими явып торган дошман бомбалары астында,ач-ялангач көе, яңгыр һәм салкын дими, яшәү өчен, җиңү өчен көрәшүләре һәм Ладога аша уза торган "тормыш юлы" турында сөйләделәр. Бик авыр вакытлар иде ул: Ленинград сакчылары дошман һөҗүменә дә каршы тордылар һәм үзләре дә кискен һөҗүмгә әзерләнделәр. Чолганыштан, Волхов һәм Ленинград фронтлары гаскәрләренең җиде көнлек сугышларыннан соң гына, чыга алдылар. Укучыларга шушы темага багышланган "Помни" рок-балладысы һәм Дмитрий Шостаковичның 7 симфониясеннән өзекләр тыңлатылды.
Бөек композитор Дмитрий Шостакович - блокадалы Ленинградта яшәгән, эшләгән,барлык халык кебек шәһәрне саклаган, ә төнлә музыка иҗат иткән. « Мин үземнең җиденче симфониямне яраткан шәһәрем Ленинградны дошманнан азат итүгә, илемнең фашизмны җиңүенә, багышлыйм», - дип яза Шостакович. Симфониянең чолганышта калган Ленинградта беренче тапкыр яңгыравы, чыннан да, героик вакыйга була. СССРның нацист Германияне җиңгәннән соң алманнарның берсе: "Ленинград" симфониясенең премьерасы көнендә без бәрелештә генә түгел, сугышта да җиңелүебезне аңладык. Ул чакта без, ачлыкны, үлемне җиңгән совет халкының, җиңелмәс рухи көчен тойдык”-ди.
Соңыннан укучылар "Ленинград блокадасы" дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштылар һәм блокада балаларына карточка буенча бирелгән һәм нибары 125 грамм авырлыктагы булган икмәктән составы белән күпкә яхшырак, кара ипине татып карадылар.
Бу сыйныф сәгате, укучыларның,Бөек Ватан сугышы вакытында Ленинград шәһәре чолганышта калгач,андагы кешеләрнең анда күрсәткән батырлыгын яхшырак күзалларга булышыр дип ышанабыз