Бүген "Сарман" кинотеатры бинасында район ветераннар һәм инвалидлар Советының отчет җыелышы булды.
Җыелыш башланыр алдыннан ветераннар, пенсионерлар эшләре күргәзмәсе оештырылды. Район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнегулов 2021 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин 2021 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар белән таныштырды.