28.01.2022 көнне Закирова Фәрзәнә Галләми кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу бәйрәм көнендә аны Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Гайфутдинов А.Р. һәм Җәлил поселогы башкарма комитетының ВУС белгече Хәлиуллина Э. Н. котладылар.
Фәрзәнә Галләми кызы 1932 елның 28 гыйнварында Апас районы Апас авылында туган. Ул 1950 елдан Апас типографиясендә «Бригадир» район газетасында эшләгэн. Бу вазыйфада ул 12 ел дәверендә эшләгән. 1962 елда аны Тәтеш типографиясенә күчергәннәр. 1962 елның 15 ноябрендә остаханәгә тегүче буларак эшкә алына.
Фәрзәнә Галләми кызы 1955 елда Закиров Мөслих Закир улына кияүгә чыккан (1928-1980). Алар бергәләп ике бала тәрбияләп үстергәннәр.
1979 елда Фәрзәнә Галләми кызы райпо склады мөдире булып эшкә урнашкан. 1986 елдан башлап Буа кием ремонтлау һәм тегү фабрикасында тегүче булып эшләгән. 1989 елда лаеклы ялга чыккан.
Бүгенге көндә Фәрзәнә Галләми кызы 4 оныгы һәм 4 оныкчыгы уңышларына куанып яши. Ул улы гаиләсе белән яши.
Фәрзәнә Галләми кызы тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны. Ул күп тапкырлар Җиңү Көне уңаеннан Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Фәрзәнә Галләми кызы, юбилее уңаеннан, бик рәхәтләнеп, котлаулар һәм истәлекле бүләкләр кабул итте.
Җәлил поселогы башкарма комитеты