Ерак араларны якын итеп чираттагы мастер- классны Советлар Союзы герое Н.Х. Шәрипов исемендәге Теләнче-Тамак урта гомуми белем мәктәбенең 8-10 сыйныф укучылары өчен үткәрдек.
Алар “Һөнәрчелек” циклының, бер юнәлеше - чүлмәк ясаучылар һөнәренең серләре белән таныштылар. Әлбәттә иң элек әлеге һөнәрнең төрле техникада, кызыл балчыктан әвәләп кечкенә җәнлекләр, кәрҗиннәр һәм башка гадиерәк булган предметлар ясап карадылар. Балаларның фантазиясенә шаккатып торырлык. Эшкә бөтен җаннары белән кереп китеп, кечкенә эт сынына саклап торырга бурадан өй салдылар. Анда коесы да, җыйнак читәннәр дә, бәләкәй генә авыл өе, җәйге болыннардан чабып алып кайткан печән чүмәләсе дә - һәммәсе дә үзенә урын тапты.
Чүлмәкче җайланмасы артына утырып кечкенә генә, ләкин үз куллары белән чүлмәкләр дә ясап карадылар. Әлеге шөгыль ашыкканны, сабырсызлыкны яратмаганын да бик тиз төшенделәр. Әз генә кабаландыңмы- шул минутта бозыла да китә.
Эш белән кайнаган минутлар эчтәлекле әңгәмә белән үрелеп барды, балалар балчык белән бәйле легендалар белән танышты. ”Ни өчен тарихи ядкәръләрне саклау һәм һәрдаим өйрәнү мөһим?”, дигән бик җитди сорау билгеләнде. Һәрвакыттагыча җаваплар төрледән-төрле булды. Берәүләр үткәннәрне белер өчен дип фикер йөртте, безгә тарих фәне укытыр өчен дип тә көлешеп алдылар. Шулай сорау - җавап алышып, тарихи ядъкәрләрнең, халкыбыз калдырган чиксез бай мирасның киләчәк өчен бәяләп бетермәслек мөһим булуына төшенделәр. Бүгенге көннең бөтен уңайлыклары белән без борынгыларга рәхмәтле,чөнки алар уйлап тапкан шөгыльләр, әйберләр, һәммәсе дә бүгенге көндә бары тик заманлаштырылган гына, “модернизированный” диеп әйтсәк тә була. Бик акыллы һәм дөрес сүзләр бар: безнең бүгенге көнебез, кайчандыр үткәнебез сыман ук, киләчәкне төзи. Чыннан да бүгенге көн, бәлки инде иртәгә үк - яңадан-яңа, зуррак, нәтиҗәлерәк ачышларга ныклы фундамент булып тора.
Әлеге очрашу “Пушкинская карта” проекты кысаларында, Россия халыкларының мәдәни мирасын саклау елына багышланды.