2022нче елның 3нче февралендә Җәлил мәдәният йортында Татарстан Республикасында цифрлаштыру елына һәм Россия Федерациясендә мәдәни мирас елына багышланган күргәзмә узды. Анда Җәлил гимназиясе коллективы да актив катнашты. Күргәзмәдә төрле чордагы цифрлы техника үрнәкләре тәкъдим ителде. Моннан тыш, күргәзмәне укучылар куллары белән ясалган роботлар бизәде.