Бүген Җәлил бистәсенең Мәдәният сараенда хисап җыелышы узды. Анда район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты.
"Җәлил бистәсенең 2021 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында"гы мәсьәлә белән Җәлил бистәсе башлыгы Рафыйк Кәримов чыгыш ясады.
Җәлил район хастаханәсенең 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре белән хастаханәнең баш табибы Марат Ямалдинов таныштырды.
Урманнарның торышы, урман массивларында саклык чаралары турында "Азнакай урманчылыгы" ДКУ Җәлил участогы участок урманчысы Рузилә Илһамова сөйләде.
"Сарман районының 2021 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында"гы мәсьәлә буенча район Башлыгы Фәрит Хөснуллин чыгыш ясады.