2022 нче елның 3 нче февралендә Җәлил бистәсенең мәдәният йортында Татарстан Республикасында цифровизация елына һәм Россия Федерациясендә мәдәни мирас елына багышланган күргәзмә оештырылды. Бу күргәзмәдә Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы коллективы актив катнашты. Күргәзмәдә педагоглар кулы белән ясалган роботлар тәкъдим ителде.