Цифрлаштыру елы кысаларында

2022 елның 3 феврале, пәнҗешәмбе

2022 елның 3 февралендә Җәлил бистәсенең мәдәният йортында  шәһәр тибындагы Җәлил бистәсе җирлегенең 2021 ел өчен отчет җыелышы булды. Җыелыш кысаларында Татарстан Республикасында цифрлаштыру елына һәм Россия Федерациясендә мәдәни мирас елына багышланган күргәзмә оештырылды. Бу күргәзмәдә мәктәбебез коллективы актив катнашты. Ә мәктәпнең информатизация буенча директор урынбасары Гатин Рафис Исәгыйль улы Сарман муниципаль районы Советының Почет грамотасы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International