Мәгүлүмати дәрес "Интернетта аралашу кагыйдәләре"

2022 елның 4 феврале, җомга

1 февральдән 08 февральгә кадәр, Россиядә Халыкара Куркынычсыз Интернет көненә багышланган, Куркынычсыз Рунет атналыгы уза.

 

МБББҮ «Сарман гимназиясе»нең Хәдиуллина Гөлнара Әкмәлетдин кызы җитәкчелегендәге 4 «Б» сыйныфында Сарман үзәк балалар китапханәсе методисты Ф.Я. Миннеярова «Интернетта аралашу кагыйдәләре» исемле мәгълүмат дәресе үткәрде. Ул балаларга интернет - ул мәгълүмат алу һәм дуслар белән аралашу өчен әйбәт урын, шуңа карамастан виртуаль дөньяның яхшы ягыннан тыш, начар да ягы да барлыгы турында искәртте. Интернеттан дөрес кулланмасаң, анда үзеңне тәртипсез тотсаң, кулланучыга гына түгел, аның туганнарына һәм якыннарына да зыян килергә мөмкин икәнлеге, алар өчен яңалык икән әле. Укучылар,интернеттан файдаланганда, үзләрен ялгышлардан саклау өчен «Интернетта аралашу кагыйдәләрен» даими үтәргә кирәклеген аңладылар,“Россиядә куркынычсыз Интернет үзәге” сайты барлыгы турында белделәр, анда Интернет- янаулар мәсьәләләре буенча балаларга ярдәм күрсәтелүен уңай кабул иттеләр. Балалар бу теманы

тирәнтен өйрәнү өчен ярдәм итүче китаплар һәм белешмәлекләр белән дә таныштылар. Дәрес кызыклы, җанлы шартларда узды. Китапханәче балаларны «Куркынычсыз Интернет территориясе» дип исемләнгән китаплар һәм басма продукция күргәзмәсе белән якыннан танышу өчен китапханәгә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International