Соңгы көннәрдә күзәтелә торган COVID-19 авырулары саны арту сәбәпле, социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Россия өч яклы комиссиясе эш бирүчеләргә, хезмәткәрләрнең һәм эш бирүченең факттагы мөмкинлекләрен исәпкә алып, тиз арада эш бирүчеләрнең максималь мөмкин булган санын дистанцион эш режимына күчерергә тәкъдим итә.