2022 елның 1-28 февралендә Россия Федерациясе Кораллы Көчләре тарихы һәм патриотик тәрбия буенча бөтенроссия проекты уза. Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары бу проектта катнашалар. Безнең мәктәп укучылары Тын океан флоты тарихы белән таныштылар, хәрби-тарихи музей һәм космонавтика музееның онлайн экспозицияләрен карадылар. Алар илебез космонавтикасының триумфаль казанышлары һәм аларны гамәлгә ашырган кешеләр турында белделәр.