«Форпост» отряды активистлары «Обелискка юл»патриотик акциясендә актив катнаштылар. Акциянең максаты-һәйкәлләрне төзекләндерү, үсеп килүче буынны патриотизм рухында, Ватанга мәхәббәт, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучыларны искә алу рухында тәрбияләү. Балалар Ватан өчен һәлак булган якташларга куелган һәйкәл территориясен пөхтә һәм тырышып кардан чистарттылар. Безнең хәтер - ул безнең эшләр!