Карашай-Саклау авыл җирлегендә һәйкәлләрне чистарту буенча «Кар десанты " акциясе

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

2022 нче елның 8 нче февралендә Карашай-Саклау авылы территориясендә урнашкан Бөек Ватан сугышы сугышчылары һәйкәлләрен кардан чистарту буенча «Кар десанты» акциясе игълан ителде. Безнең мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары көрәкләр һәм себерке белән коралланып, Карашай-Саклау авылы һәйкәлен кардан чистарттылар. Акциядә катнашкан укучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез: "Афәрин, егетләр! Безнең хәтер - ул безнең эшләр!»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International