Бүген Сарманның "Старт" чаңгы базасында чаңгы буенча район ярышлары булды. Мәктәп укучылары анда матур нәтиҗәләр күрсәттеләр.
2008-2009 елда туган кызлар арасында 1 урынны Рафикова Камелия, 2010-2012 елгы малайлар арасында Михайлов Михаил яулады.
Юнысов Салават шушы яшьтәге малайлар арасында
2 урынга лаек булды. Михайлов Матвей 2008-2009 елгылар арасында икенче булды.
2010 елгы һәм аннан да ящьрәк кызлар арасында Газизова Жасмина 3 урынны яулады.