Мәктәбебездә шахмат зонасы булдырганнан соң, спортның бу төре белән кызыксынучы укучыларыбыз күбәйгәннән күбәя бара. Бу уенда иң мөһиме - фикерләү сәләте, игътибарлылык һәм яхшы хәтер. Шулай ук бу киң таралган акыл уены, зирәклек, исәпләү, уйлый белү сәләтеннән тыш, физик яктан чыдамлылык та таләп итә. Моның өчен мәктәптә барлык шартлар да тудырылган. Һәр класс шахмат такталары белән тәэмин ителгән. Бүген укучыларыбыз арасында шахмат-шашка ярышы уздырып алдык. Балалар барысы да бик актив уйнадылар.