Инглиз теле атналыгы кысаларында "Җәлил гимназиясе"нең 6нчы Б сыйныфында "Детективлар" квесты узды. Балалар Бөек Британия белән бәйле биремнәр үтәделәр, кроссвордлар чиштеләр, мәкальләр тәрҗемә иттеләр. Һәр биремнән соң алар сыйныф эзләү өчен киңәшләр алдылар. Квестны Инглиз теле укытучысы Гарайшина Э. Х. үткәрде.