Бүген Үзәк паркта Әфганстаннан соңгы гаскәрләрне чыгаруга 33 ел тулу уңаеннан сугышчы-интернационалистларны искә алдылар.Мемориаль комплекс янында узган митингта Әфган сугышы ветераннары, аларның якыннары, мәктәп укучылары, Сарман аграр көллияте студентлары катнашты. Җыелучылар алдында район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Дашгын Гасанов чыгыш ясады. Сугышчылар турында бер минут тынлыктан соң сүз Әфган сугышы ветераннарына бирелде.
Мемориаль комплекска һәм әфган сугышында һәлак булганнарның исем-фамилияләре язылган стеллага чәчәкләр һәм веноклар салынды.
Әфганстаннан гаскәр чыгаруга багышланган чаралар Җәлил бистәсендә һәм Зур Нөркәй, үрнәк, Шыгай, Колмәт, Яңа Минзәләбаш авылларында әфган сугышында һәлак булган якташларын искә алу өчен үткәрелде.